Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
1617 - Telegram Web
Telegram Web
Бүген районыбызда зур масштаблы чара - ящурга каршы төбәкара өйрәнүләр узды. Аның нәкъ менә бездә узуы зур әһәмияткә ия.

Актаныш районы берничә республика белән чиктәш булуы авыру таралуга зур куркынычлык тудыра. Авыру ачыкланган очракта, җирлектә карантин игълан ителәчәк. Ә карантин - ул зур икътисади югалтуларга китерә торган чараларның берсе.

Әлбәттә, бүген алган тәҗрибәләрне кулланырга язмасын. Чит регионнардан кергән малларны сатып алганда сак булсагыз иде. Иминлегебез үзебезнең кулларда.

Укуларны оештырган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновка, барлык катнашучыларга, әзерлек эшләре алып барган райондашларыбызга ихластан рәхмәт.
👍10👏1
Урып-җыюга да җиң сызганырга санаулы көннәр калып бара. Бүген хуҗалыкларда комбайннарның әзерлеген карыйбыз.
Игенче егетләребезгә рәхмәт. Җаваплы чорга тулы әзерлек белән керәләр. Булган уңышны исән-имин, югалтуларсыз җыеп алырга язсын!
👍10🙏2👌1
Урып-җыюда яшьләребезнең актив катнашуы сөенечле күренеш. Егетләребезгә уңышлар телим!
👍16
Хәерле җомга көне белән!
🙏18🤝3👍1
Әтинең бертуган апасы - Әфлүдә апаның бүген күркәм юбилее - 90 яшьлек гомер бәйрәме.
Әфлүдә апаны туган көне белән ихластан тәбрик итәм. Сәламәт булып, безне сөендереп яшәргә язсын!
👏35🙏11👍6🎉2
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән махсус хәрби операциядә һаләк булган авылдашыбыз Нияз Фарраховның якыннары белән очраштык.

Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган дәүәнисе Роза апага әле шушы көннәрдә генә 85 яшь тулды. Күп югалтулар кичергән кеше ул. Сәламәт булып яшәргә язсын. Сабырлык телим аларга.
🙏18👍4
Актанышыбыз татар милләте, илебез өчен хезмәт куйган көчле, данлы шәхесләр биргән төбәк. Шуларның берсе, 30 елга якын хуҗалык рәисе булып эшләгән Ясәви Хөсәенов. Бүген "Туган як" музеенда аның тууына 100 ел тулуга багышланган матур чара узды.
Тарихны барлап, районыбызның үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләребезне таныткан оештыручыларга ихластан рәхмәт. Мондый чараларны һичшиксез дәвам итәргә кирәк.
👍8🙏2
Игенчеләребез урып-җыюны башлады. Булган уңышны түкми-чәчми, югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Хәерле сәгатьттә!
🙏12👍2💯2
2025/07/13 15:25:51
Back to Top
HTML Embed Code: