Бүген районыбызда урта гомуми белем бирү мәктәпләренең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадык.
👍8
"Бүләк" аланында икенче агымны тантаналы рәвештә ачып җибәрдек.
Илебезнең 17 төбәгеннән 125 баланы үзенә җыйды ул. Яллар күңелле, истәлекләргә бай, исән-имин узсын!

🔥6🙏3🤩1
Дөньядагы иң шәфкатьле һөнәр ияләрен хөрмәтләдек бүген.
Эшләре авыр, тынгысыз һәм җаваплы. Үземнең дә әни авылда фельдшер иде. Шуннан яхшы беләм. Алар өчен эш сәгате дигән төшенчә юк.
Иң мөһиме үзләре, гаиләләре сәламәт булсыннар.

🙏13👍3🔥3👏2👌2💯1
Бүген 90ннан артык яшьләребез кулларына өлгергәнлек аттестатларын алып олы тормыш юлына аяк баса.
Аларга уңышлар телим! Үз алларына куйган максатлар хыял булып кына калмасын, чынга ашсын. Кайда гына булсалар да, белем һәм тәрбия биргән укытучыларны, Туган ягыбызны онытмасыннар иде. Гади булырга курыкмагыз, тик һәрвакыт кеше булып калыгыз. Ак юл сезгә!

🔥8👏7💯2
Актаныш, Сарман, Мөслим, Тукай районы хезмәтчәннәрен берләштергән "Агросила"ның Сабантуй бәйрәмендә.
Елдагыча, зурлап, хезмәт кешесен, игенче-терлекчеләребезне хөрмәтләп уза ул👍

👍9🙏1
Республикада гына түгел, гомумән еракларга даны таралган "Әнәк" агрофирмасы бүген үзенең тырыш, эшсөяр игенче-терлекчеләребезне хөрмәтләде. Өстәлләребезнең муллыгы, киләчәгебезнең икътисади иминлеге алар кулында!
Ихластан бәйрәм белән котлыйм! Авыр, тынгысыз, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телим!

👍15🔥1🙏1
Бүген Ватаныбызны, илебезне намус белән саклаган хәрбиләрне - сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алу көне.
Тормышның иң авыр сынауларын үтеп, югалтулар белән очрашкан, яшәүнең мәгънәсенә төшенеп, аның бәясен яхшы белгән, утны-суны кичкән кешеләрне әлеге сагышлы да һәм шул ук вакытта күңелле очрашу мизгелләренә бай көн белән ихлас күңелдән котлыйм.
Үзегезгә һәм гиләләрегезгә тынычлык телим. Бүгенге көндә дә неонацизмга каршы көрәштә ил сагында торган егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Сугыш афәтләре читләтеп үтсен. Ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, көч, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм куелган максатларга ирешүләрен телим!

🙏17