Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
1595 - Telegram Web
Telegram Web
Бүген сугышчан дусларым белән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарыбызны искә алдык. Гомер бер генә, күрешеп, аралашып яшәргә кирәк.
🙏14
Бүген Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен каршылый. Бу өлкәдә хезмәт куйган райондашларыбызны, ветераннарны ихластан һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм.

Сез тәүлек әйләнәсе авыр хезмәт башкарып, кыюлык, һөнәри осталык күрсәтеп, юлларда иминлек булдыруга зур көч куясыз. Һәр көнне транспортның куркынычсыз йөрүен тәэмин итәсез, юлларда һәлакәтләр санын киметү өчен тырышасыз, бәлагә юлыкканнарга беренче булып ярдәмгә киләсез. Көннән-көн техника арткан, яше дә, карты да руль артына утырган заманда сезнең көндәлек хезмәтегез бәяләп бетергесез.
Бәйрәмегез белән котлап, зур уңышлар, нык сәламәтлек, шәхси иминлек телим.
👍11
Якташыбыз, Казанда БРИКС илләре уеннары кысаларында узган көрәш турнирында чемпион калган Азат Габдрәшитов белән очраштык бүген.

Физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне, югары профессионализм, район, республика һәм илебез данын яклап илкүләм ярышларда күрсәткән югары нәтиҗәләре өчен рәхмәт аңа.
👍19👏4🎉1👌1
Сегодня с коллегами участвуем в масштабном мероприятии «АГРОВОЛГА-2024». Здесь участвуют не только российские компании, но и зарубежные участники — из Китая, Республики Беларусь, Турции и Ирана. Это более 400 компаний.

Бүген коллегаларым белән «АГРОВОЛГА-2024» күргәзмәсендә катнашабыз. Биредә Россия компанияләре белән беррәттән Кытай, Беларусь Республикасы, Төркия һәм Ираннан чит ил компанияләре дә катнаша. Гомумән алганда 400 дән артык компания.
👍14🥰1👏1
"Актаныш" агрофирмасы Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте белән бүләкләнде.

Агрофирма җитәкчесе Рамил Вәлиевны, хезмәткәрләрне ихластан котлыйм. Алар бу дәрәҗәле бүләккә күптәннән лаек. 👍
👍17👏4🔥2🎉1
Россиянең 17 төбәгеннән 125 баланы берләштергән "Бүләк" аланының 2 агымын тантаналы рәвештә ябылды.

Ераклардан килгән милләттәшләребез белән алдагы елда да күрешергә язсын!
👍6🎉1
Бәйрәм уңаеннан үрнәк гаиләләрне хөрмәтләдек.
Гаилә булганда мәхәббәт, җылылык, балаларны ярату була. Балаларны тигезлектә тәрбияләп үстерү безнең бурычыбыз. Медальгә лаек булган парларыбыз яшьләргә, балаларга үрнәк, шуңа күрә дә әлеге бүләккә лаек булдылар. Алдагы көннәре дә бәхеткә, сөенечкә тулы булсын. Онык-оныкчыкларның туйларында парлап утырырга язсын! Бәйрәм белән!
🔥8👏4🙏4👍2
Озак еллар район ветеринария берләшмәсендә хезмәт куйган, махсус хәрби операция барышында һаләк булган авылдашыбыз Хөсәенов Рамил Рәүһәт улына бүген истәлек тактасы куелды.

Үлем безнең арадан иң яхшыларны алып китә. Батыр сугышчыбызның урыны җәннәттә булсын. Якыннарының тагын бер кат авыр кайгысын уртаклашам.

Барлык егетләребезгә дә исәнлек-саулык телим. Кайгылы хәбәрләр башка райондашларыбызның ишекләрен какмасын иде.
🙏10👍1
2025/07/13 22:41:48
Back to Top
HTML Embed Code: