Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
1646 - Telegram Web
Telegram Web
Бүген Актанышка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улы килде. Бик файдалы, эшлекле очрашу булды. Районның демографик динамикасына нәтиҗә ясалды. Марсель Мансур улы үлем һәм авыруларны киметү буенча үз тәкъдимнәрен бирде.

Әлбәттә, һәркем вакытында диспансерлаштыру узып үз сәламәтлеген кайгыртмаса табиблар да ярдәм итә алмаска мөмкин. Хөрмәтле райондашлар, озак вакытны ала торган чара түгел ул. Район үзәк хастаханәсендә тиешле дәрәҗәдә медицина күзәтүе узу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәркемнең сәламәтлеге үзенең кулында, шуны онытмасагыз иде.
👍11🙏3
Илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган милли проектларның әһәмияте зур.

"Мәдәният" милли проекты кысаларында яңартылган Яңа Әлем мәдәният йорты моның ачык мисалы. Биредә 60 миллион сумлык эш башкарылды. Бию бүлмәсе, спортзалы, курчак театры булган мәдәният учакларының берсе ул.
👍6🙏51🔥1🎉1
Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез белән очраштык бүген.
Яраланып бүгенге көндә дәва алган егетләребез дә бар.

Авыр тормыш сынаулары аша узып, илебезнең киләчәге өчен көрәш алып барган егетләребезгә ярдәм кулы сузу, тыныч тормышта үз урыннарын табуда ярдәм итү төп бурычларның берсе. Иң мөһиме исән-сау гына булсыннар.
🙏21
Хөрмәтле диңгезчеләр, флот ветераннары, райондашларыбыз! Барыгызны да ихлас күңелдән Хәрби-Диңгез Флоты көне белән тәбрик итәм.
Бу көн - Ватаныбызны саклауга матрос-моряк формасында үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт итеп лаеклы өлеш керткән чын ир-егетләр бәйрәме.
Диңгезчеләр тыныч тормышта да флоттагыча дус, бердәм, хезмәттә дә, гаиләдә дә ирләрчә нык, матур яшәү рәвеше алып бара. Диңгезче ветераннарны, хәзер флотта Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрне, хәрби хезмәтләре диңгез белән бәйле булган һәркемне зур тарихы булган истәлекле дата белән котлыйм, нык сәламәтлек, иминлек, татулык, бәхет телим.
Бәйрәм белән!
🙏15👍5👏4🔥2
Хөрмәтле десантчычылар, кадерле ВДВ ветераннары!
Сезне Россия Федерациясе Һава-десант гаскәрләре көне белән ихластан котлыйм!
Десант гаскәрләре - безнең армиянең горурлыгы. Бу чын батырлык мәктәбен узган егетләр һәрвакытта да сугышчан рухлары, батырлыклары, үзара ярдәмләшүләре белән аерылып тордылар. Безнең ил өчен катлаулы чорларда хәрби бурычны һәрвакыт лаеклы үтәделәр. Бүгенге көндә дә махсус хәрби операциядә чын батырлык үрнәкләре күрсәтәләр.
Дөньяларыбыз имин булсын. Барлык ветераннарга һәм хәрби хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тыныч күк йөзе телим! Бәйрәм белән сезне!
👍15👏4
Өлкән яшьтәге апаларыбыз махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүдә бик актив катнаша. Рәхмәт аларга.

Тыңламас авылында мондый өмәләр еш оештырыла. Изге эшкә башка җирлекләр дә кушылырга дип өметләнәм. Тиздән чираттагы гуманитар йөк юлга чыгачак. Егетләребезгә ярдәм итү һәркайсыбызның да изге бурычы. Илебезнең иминлеге, күк йөзенең аязлыгы, киләчәгебез алар кулында. Исән-имин генә булсыннар!
🙏16👌4👏3👍2
Бүген Колын авылның үзәге, иманы, терәге булган “Гөлчирә” мәчетенең 20 еллык күркәм юбилее узды. 
Мостафинар гаиләсе ярдәме белән сафка баскан иман йорты – авылга матурлык кына түгел, иман өстәп, үзенә күрә бер рухи ямь биреп тора. Ә аның төп байлыгы – авылда яшәгән халкы. Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык дигән әйтем бар.
Безнең буын мәчет-мәдрәсәләрсез яшәсә дә, иманын югалтмады, әби-бабаларыбыз хак динебезне саклап калып, безгә әманәт итеп тапшырды. Безнең бурыч -  аны үсеп килгән буынга тапшыру. 
Иман йортыбыз киләчәктә дә дин кардәшләребез белән тулып торсын. Үсеп килгән буынга әхлакый тәрбия бирсен. Дини гыйлем алган, намазга баскан бала начарлык кыла алмый. Аның күңеле чиста була. 
Дөньяларыбыз имин булсын, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Бәйрәм белән!
👍9🙏7
Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә чираттагы гуманитар йөкне җибәрергә әзерлек бара.

Егетләребез өчен туган җирдән килгән һәр хәбәр дә зур сөенеч, рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора. Бүгенге тыныч тормышыбыз, аяз күк йөзе өчен, көн дә ут эчендә булган егетләребзгә рәхмәтле булырга тиешбез. Аларга, аларның якыннарына ярдәм итү – безнең төп бурыч.

Игелекле эштә башлап йөргән, бөртекләп ярдәм туплаган волонтерларыбызга, битараф булмаган райондашларыбызга ихластан рәхмәт. Даими ярдәм кулы сузган җитәкчеләр, эшмәкәрләребез дә бар: Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Дәниф Харисов, “Башак” хуҗалыгы рәисе Илус Ярмиев, “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев һәр гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен кертеп ярдәм кулы суза. Эшмәкәрләр Айгөл Гыйздатуллина, Айгиз Фәрдиев, Рәдис Хашимов, Айзат Газизҗанов, Фәнил Шаязданов һәрдаим ярдәм итеп торалар. Алар бу эшне күңел кушуы буенча, ихластан башкаралар. Шуның өчен дә, аларга чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Бу изге гамәлләре башкалар өчен дә үрнәк булсын иде.

Хөрмәтле райондашлар! Актаныш районы халкы һәрвакытта да бердәм һәм бергә булды. Җиңүне якынайтып, егетләребезгә ярдәм кулы сузу һәркайсыбызның изге бурычы. Ике телем икмәгең булса, берсен батыр сугышчыларыбызга бирергә кирәк. Иң мөһиме, егетләребез исән-сау булсыннар. Дөньялар тынычланып, гаиләләренә, якыннары янына әйләнеп кайтсыннар.

Гуманитар ярдәмне әзерләүдә катнашкан барлык райондашларыбызга тагын бер кат ихластан рәхмәт. Без бергә һәм бердәм булганда гына көчле.
🙏15👍2💯1
Хәерле иртә!
🙏11🔥5👍2💯2👌1🤝1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Игенчеләребез көйсез җәйнең һәр уңай көннен, һәр мизгелне файдаланып уңыш өчен көрәшә. Хезмәтләре өчен рәхмәт!
Бүген хуҗалыкларда булып урып-җыю эшләре белән танышып чыктык.
👏16🔥41
Урып-җыюда яшьләребез дә актив катнаша. Җәйге ялларын бушка уздырмыйлар!

Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Алтын медальгә ия булган Фирзәр дә көнне төнгә ялгап хезмәт куя. Булган кешедән бар да була! Молодец!
🔥22👍3🙏2🎉1💯1
Хәерле җомга иртәсе белән!
🙏17👍5
2025/07/13 18:23:57
Back to Top
HTML Embed Code: