Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
1666 - Telegram Web
Telegram Web
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү аланында тантаналы төстә 4 нче агымны ачып җибәрдек!

Җәй ул истәлекләргә бай чорларның берсе. Балаларның яллары күңелле узсын!
🔥7👍5🎉1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Хөрмәтле спортчылар, остазлар һәм сәламәт яшәү рәвешен үз иткән райондашларыбыз!

Сезне чын күңелдән физкультурачылар көне белән тәбрик итәм! Ныклы сәламәтлек, чиксез энергия, күңел күтәренкелеге, оптимизм һәм яңадан яңа зур җиңүләр телим!
🔥4👍3🎉3💯1
Бүген, бар көчен, гомерен районыбызда сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә, балаларга физик тәрбия бирүгә юнәлткән спортчыларыбызны, остазларны, мөхтәрәм ветераннарыбызны хөрмәтләдек. Тагын бер кат ихлас күңелдән бәйрәм белән!
👍10👏2
Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!

Төзелешләр икътисадның тотрыклы үсешенә ныклы этәргеч бирүче юнәлешләрнең берсе. Сезнең хезмәт җәмгыяви яктан аеруча зур әһәмияткә ия. Сезнең ярдәм белән районыбыз көннән-көн матурая, үсеш ала. Сезнең хезмәт нәтиҗәсе районыбыз халкының иминлеген, аларның лаеклы тормышын тәэмин итә.
Быел күпсанлы федераль һәм республика программалары нигезендә шактый эш башкарылды. Капиталь ремонт программалары буенча мәктәпләр, торак йортлар, юллар, ФАПлар төзекләндерелә, яңалары сафка баса. Мондый зур проектлар барысы да сезнең тырыш хезмәтегез, җаваплыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә тормышка ашырыла.
Районыбызның социаль-икътисади үсешенә үзегездән зур өлеш кертүегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.
 
Актанышның барлык төзүчеләрен дә һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм. Киләчәктә дә хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә имин тормыш телим
👏10
Сегодня с коллегами участвуем в августовский конференции работников образования, который проходит в Лаишево.

Посетили завод промышленной электроники и компьютерной техники ОАО ICL-КПО ВС. Познакомились с отечественных разработками информационных и цифровых технологий.

Отечественные компьютеры прочно заняли позиции на внутренном рынке продуктов программного обеспечения.
👍11
Тиздән, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә чираттагы гуманитар йөкне озатачакбыз.
Аны әзерләүдә, туплауда катнашкан барлык райондашларыбызга рәхмәт.

Егетләребез өчен иң авыр чорларның берсе хәзер. Салкын көзләргә дә күп калмагандыр. Илебезнең тынычлыгы өчен көрәшкән егетләребезгә ярдәм итү Һәрберебезнең изге бурычы. Битараф калмый һәркем үзеннән булдыра алганча ярдәм күрсәтер дип өметләнәм. Бу игелекле эшкә оешма-предприятияләр дә кушылырга тиеш. Без бергә һәм бердәм булганда гына Җиңүгә ирешә алачакбыз!
👍4🙏3
Районның белем бирү учрежденияләренең яңа уку елына әзерлеген карыйбыз бүген. Уку бүлмәләре, ашханәләр тулысы белән баларны каршы алырга әзер булырга тиеш.

Шунысы сөенеч, мәктәп һәм балалар бакчалары елдан-ел яңара. Федераль һәм республика программалары нигезендә соңгы елларда шактый эш башкарылды. Ел саен ашханәләр яңартыла, "Үсеш ноктасы" класслары ачыла.

Яңарышка омтылып, булганны саклап исән-имин эшләргә, балаларыбызга төпле белем бирергә кирәк.
👍8👏3
Аккүз авылында яшәүче Рәхилә апаны 100 яшьлек олы юбилее белән тәбрикләдек бүген.

Гомер буе хуҗалыкта эшләп, лаелы ялга чыккан, бер гасырлык тарихның шаһиты булган кешеләрнең берсе ул.
Алдагы көннәрдә дә балаларының, якыннарының күңел җылысын тоеп, игелеген күреп, сәламәт булып яшәргә язсын үзенә.
👍14🔥3👏2
Бүгенге хәйрия концертын оештырган, катнашкан райондашларыбызга ихластан рәхмәт. Сезнең ярдәм белән махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә ярдәм йөзеннән 71 мең сум күләмендә акчалата ярдәм җыелды.
Киләчәктә дә бердәм булып, бергә булып яшәргә язсын. Дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын.
🙏10👍4💯4👏2
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән ихластан тәбрик итәм!
Флаг-гражданнарны берләштерә торган дәүләт символларының берсе, илнең данлыклы үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.
Аклы-зәңгәрле-кызыллы Флагта күпмилләтле халкыбызның мәдәни-әхлакый кыйммәтләре ачык чагылыш тапкан. Ак төс – теләк-ниятләрнең чисталыгын, затлылыкны, зәңгәр  төс  – тугрылык һәм намуслылыкны, ә кызыл төс – көч-куәтне һәм Ватанга мәхәббәтне күрсәтә.
Бүген безгә аеруча бердәм булып, кулга-кул тотынып илебезнең үсеше һәм бәйсезлеге өчен көч куярга кирәк. Уртак бурычыбыз - үсеп килүче буында дәүләт символикасына сакчыл караш, туган якка һәм Ватанга карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Хөрмәтле райондашлар! Бу истәлекле көндә сезгә тынычлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Өйләрегездә һәрвакыт иминлек һәм татулык булсын. Барлык ниятләрегез һәм омтылышларыгыз тормышка ашсын. Бәйрәм белән!
🙏9👍2
2025/07/13 11:46:33
Back to Top
HTML Embed Code: