Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
1764 - Telegram Web
Telegram Web
Бүген коллегалар белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улының 2025 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында катнашабыз.
👍9🙏1
Данлыклы якташыбыз, мөхтәрәм Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча турнирның финал өлеше аеруча кискен барды. Аларга ияреп үзем дә шактый борчу кичердем.

Барлык җиңүчеләрне ихластан котлыйм! Көрәшчеләребез булдыра. Турнирны оештыручыларга, ерак араларны якын итеп килгән катнашучыларга ихластан рәхмәт!
👍20🙏2
30 сентября 2024 года Россия отмечает воссоединение с Донецкой и Луганской Народными Республиками, а также Запорожской и Херсонской областями. Этот день символизирует освобождение и восстановление справедливости для новых регионов.

Бу территорияләрдә яшәүчеләр үзләрен һәрвакыт Россиянең бер өлеше итеп кабул иттеләр, һәм аларның кире кайтуы тарихи гаделлекне торгызуга мөһим адым булып тора.
👍3🙏2
Сегодня один из знаменательных дней в истории нашей страны. В рамках урока «Разговоры о важном» встретился с учениками гимназии-интернат для одаренных детей и поговорили о значимости этого дня. Отрадно, что подрастающее поколение очень хорошо знает свою историю и разбирается в современной политике.

Бүген безнең егетләребез ЛНР һәм ДНР халкы белән иңгә-иң терәп неонацизмга каршы көрәшә. Сугышлар беркайчан да яхшылыкка илтми. Моны һәркем яхшы белә. Әмма бүгенге көрәш – ул илебезнең киләчәге, иминлеге өчен алып барыла. Һәркемнең дә теләге бер – махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, утлы тарих битләрен ябып кую, тыныч тормышка кайту.
Яңадан берләшү көне - юридик акт кына түгел, ул тыныч тормышка, үз мәдәниятен һәм телен саклап калуга омтылучы халыкларның бердәмлеге символы.
👍9💯1
Хөрмәтле өлкәннәребез! Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Үзләренең гомерләрен районыбызны, авылларыбызны үстерүгә багышлаган әтиләр һәм әниләр! Сезне ихлас күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм.
 
Һәрберебезнең күршесендә, якында өлкән яшьтәге ялгыз абый-апалар яшидер. Аларга игътибар күрсәтеп, ярдәмләшеп яшик. Бәйрәм көнне генә түгел, бу изге гамәлләр ел дәвамында кабатлансын иде. Кайчак бер җылы сүз җанны эретеп, яшәргә көч һәм дәрт бирә.
🙏12👍2👏2💯2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ничә генә яшь булмасын, өлкәннәребез күңелләре белән 18дә. Тыңламас авылында яшәүче 83 яшьлек Фәйрүзә апа рәхәтлэндереп тальянда сыздырып уйный. Рәхмәт аңа! 👍
🔥11👍8💯2
Актаныш районы үсешенә һәм иминлегенә нигез салган мөхтәрәм өлкәннәребезне хөрмәтләдек бүген.

Күпләре бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше алып бара, предприятиеләрдә, җәмәгать оешмаларында эшли, үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без өлкәннәребезгә, фидакарь хезмәтләре өчен ихтирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез.
👍10
Өлкәннәр көне уңаеннан район хакимиятендә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребезне хөрмәтләдек.

Бер күрешеп, яшь чакларны искә төшереп алырга яхшы сәбәп булды ул. Районыбызның башка оешма-предприятияләре дә бу күркәм гадәтне дәвам итсеннәр иде.

Өлкәннәребезгә игътибар, бер җылы сүз җитә.
👍8🙏2
2025/07/10 01:30:33
Back to Top
HTML Embed Code: