ABUSTANOV Telegram 587
Этот стих из фонда рукописей Саида Вахиди я все же дам в транслитерации.
Аңлаган кеше аңлый.
Очевидно, написано в 1930е годы.

Эч поша
Һич туктаусыз әйләнгән дөнья бер шар,
Сабат юк дөньяда, эчем пошар.
Гайрәтле арсландай кешеләрне
Иң начар адәмнәргә илтеп кушар.
Мәшһүр булып исме илә беленгәннәр
Дошманнарның тузагына эленгәннәр
Дөньяны ислах өчен тырышканнар
Төрлесе-төрле якка бүленгәннәр
Тапты күәт без начар дип уйлаган як
3-4 айда ниләр булды яхшылап бак!
Гакыллылар хур булдылар, тоткын булып,
Йир йөзендә торып калган әксәр - әхмак.
Бер кеше милләт өчен сүз башласа,
Гадәт булды һич сораусыз тотып япмак.
Үлмәс борын кара йирдә яткан кеби
Мөшкел булды зар еглап анда батмак
Алар ниндай кабех эш эшләсен?
Мөмкин түгел ул тарафка тел озатмак!
Ерак җиргә сәфәр кылу ваҗиб итте
Аларның хилафына сүз кузгатмак.
Баш та юк бу заманда, аяк та юк,
Гаделлек дигән нәрсә һич кайда юк.
Күземезгә Аллаһ ничек күренсә дә,
Асылда бу эшледән һич файда юк.
Көчленең заманасы булган вакыт,
Күкрәккә төрле хәсрәт тулган вакыт.
Көчлеләр рәхәт илә гомер итеп,
Нәгүзсезнең нурлы йөзе сулаган вакыт.
Ике арадан катылыклар киткән вакыт,
Рәхим, шәфкать һәм мәхәббәт беткән вакыт.
Тама-тама су савыты ташып китеп
Үз файдасын карап кына йөргән вакыт
Бәгъзеләр кайгы-хәсрәт уртасында
Аһ-зар илә хәкыйр булып үлгән вакыт.
Бу дөньяның җәрәхәте торалмастай,
Хәле гаҗәп улмасдай һәм терелмәстәй
Һәр көндә ниндәй эшләр зөһүр итә
Моннан соң бундай эшләр күренмәстәй.
Имза Мәхфүз.



tgoop.com/abustanov/587
Create:
Last Update:

Этот стих из фонда рукописей Саида Вахиди я все же дам в транслитерации.
Аңлаган кеше аңлый.
Очевидно, написано в 1930е годы.

Эч поша
Һич туктаусыз әйләнгән дөнья бер шар,
Сабат юк дөньяда, эчем пошар.
Гайрәтле арсландай кешеләрне
Иң начар адәмнәргә илтеп кушар.
Мәшһүр булып исме илә беленгәннәр
Дошманнарның тузагына эленгәннәр
Дөньяны ислах өчен тырышканнар
Төрлесе-төрле якка бүленгәннәр
Тапты күәт без начар дип уйлаган як
3-4 айда ниләр булды яхшылап бак!
Гакыллылар хур булдылар, тоткын булып,
Йир йөзендә торып калган әксәр - әхмак.
Бер кеше милләт өчен сүз башласа,
Гадәт булды һич сораусыз тотып япмак.
Үлмәс борын кара йирдә яткан кеби
Мөшкел булды зар еглап анда батмак
Алар ниндай кабех эш эшләсен?
Мөмкин түгел ул тарафка тел озатмак!
Ерак җиргә сәфәр кылу ваҗиб итте
Аларның хилафына сүз кузгатмак.
Баш та юк бу заманда, аяк та юк,
Гаделлек дигән нәрсә һич кайда юк.
Күземезгә Аллаһ ничек күренсә дә,
Асылда бу эшледән һич файда юк.
Көчленең заманасы булган вакыт,
Күкрәккә төрле хәсрәт тулган вакыт.
Көчлеләр рәхәт илә гомер итеп,
Нәгүзсезнең нурлы йөзе сулаган вакыт.
Ике арадан катылыклар киткән вакыт,
Рәхим, шәфкать һәм мәхәббәт беткән вакыт.
Тама-тама су савыты ташып китеп
Үз файдасын карап кына йөргән вакыт
Бәгъзеләр кайгы-хәсрәт уртасында
Аһ-зар илә хәкыйр булып үлгән вакыт.
Бу дөньяның җәрәхәте торалмастай,
Хәле гаҗәп улмасдай һәм терелмәстәй
Һәр көндә ниндәй эшләр зөһүр итә
Моннан соң бундай эшләр күренмәстәй.
Имза Мәхфүз.

BY Bustanov


Share with your friend now:
tgoop.com/abustanov/587

View MORE
Open in Telegram


Telegram News

Date: |

Channel login must contain 5-32 characters Add up to 50 administrators Members can post their voice notes of themselves screaming. Interestingly, the group doesn’t allow to post anything else which might lead to an instant ban. As of now, there are more than 330 members in the group. With Bitcoin down 30% in the past week, some crypto traders have taken to Telegram to “voice” their feelings. Hashtags
from us


Telegram Bustanov
FROM American