tgoop.com/azatliqradiosi/26257
Last Update:
ФСБ яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын керткән.
Куәт оешмасы аларны "террорчы" дип танылган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр дип саный.
ФСБның яңартылган исемлегендә "Азат Идел-Урал", "Татполит", "(Сөргендәге) бәйсез Татарстан хөкүмәте", Бөтен татар иҗтимагый үзәге, "Иттифак" татар бәйсезлеге фиркасе, "Яңарыш Татар Халык Партиясе", "Азатлык/Свобода" берләшмәсе бар. Шулай ук чит илләрдә яшәүче татар активистлары корган "Азат милләтләр лигасы" да бу исемлеккә эләккән.
Моннан тыш, ФСБ "террорчы" оешмалар рәтенә башкорт, бурят, кавказ халыклары һәм төбәк хәрәкәтләрен дә керткән.
"Татполит" хәрәкәте җитәкчесе Руслан Айсин әлеге оешманың "Пострусиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган структураның "оешма бүлекчәсе" булуын кире какты.
— "Татполит" хәрәкәте форумның бернинди бүлекчәсе дә түгел, чөнки ул мөстәкыйль берәмлек булып тора. Әмма Русия баш прокуратурасының түрәләренә фактлар кирәкми. Без Русия хакимиятләрен террорчы идеология йөртүчеләр дип саныйбыз. Ә үз халыкларына ирек яклаучыларны — гадел көрәшчеләр дип таныйбыз, — дип белдерде ул.
@azatliqradiosi
BY Azatlıq Radiosı
Share with your friend now:
tgoop.com/azatliqradiosi/26257