Telegram Web
Сан Франциско татарлары 1 мең пәрәмәч, 5 мең пилмән саткан

Сан Францискода яшәүче татарлар милли ашларны сату көнен оештырды. Чара Америка төрки-татар ассоциациясенең (АТТА) бинасында узган.

Биредә чәкчәк, пәрәмәч, пилмән һәм татлы бәлешләр сатылган. Алар барысы да хәләл.

Бар ризык та татар мәхәлләсенә йөрүчеләр белән өмәләп әзерләнгән. Бу эшкә егермеләп татар җәлеп ителгән, барысы да бушлай эшләгән.

Күпме акча туплаган дисезме? Һәм керем ничек тотылачак?

Барысын да монда яздык. Кереп укыгыз. Ул пәрәмәч белән пилмәнне кем сатып ала соң дигәнгә җавап та бар.

Калифорния татарлары оешмасына инде 95 ел. АКШның бу штатына татарлар әле 1950 елларда ук килә башлый, шактый өлеше 1970 елларда күченә. Мәхәллә Япония, Кытай, Кореядән нигездә Төркия аша күчеп килгән татарлардан оеша. Алар күпләп Сан Францисконың Берлингейм бистәсендә яши.

Мәхәлләнең үз бинасы бар. Аны 1960 елда татарлар үзара акча җыеп сатып ала. Үз президентлары, имамнары да бар, тирәдәге Татар зиратын карап торалар.

(Адилә Сафа фотолары)
Узган ел Татарстанда 20 меңгә якын кешедә яман шеш ачыкланган

2023 ел белән чагыштырганда бу 7,2 процентка күбрәк. Бу хакта матбугат очрашуында Сигал исемендәге республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов әйткән.

Иң еш юан эчәк яман шеше ачыклана икән. Ул барлык очракларның 13,9 процентын тәшкил итә. Икенче урында тире (13,4 процент), сөт бизе (11,7 процент), хатын-кызларның җенси әгъзалары (9,2 процент), простата бизе (7,9 процент), ашказаны (5,4 процент) яман шешләре.

Бу нәрсәне аңлата? 👉 Монда бас.

Белгечләр вакытында авыру очракларын ачыклана дип әйтә.

Сез табибларда тикшеренәсезме? Никадәр еш?

@azatliqradiosi
Казанда яшәүче 18 яшьлек егетне урысларга каршы фикерләре өчен ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Татарстанның Югары мәхкәмәсе Казан федераль университетытының (КФУ) Икътисад һәм финанслар идарәсе институтының 18 яшьлек студенты Марат Мосыйфуллинның эшен караган.

Аңа карата ике җинаять эше ачылган иде: Русия дәүләт байрагын мәсхәрәләү һәм дошманлык һәм нәфрәт уяту. Былтыр декабрьдә Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе егеткә ике ел да биш айга гомум тәртипле колония карары чыгарды.

Бу карарны шикаять иттеләр. Татарстанның Югары мәхкәмәсе Русия байрагын мәсхәрәләү эшен туктаткан һәм җәза мөддәтен бер айга киметкән.

Адвокат Рим Сабиров әлеге җәзаны да яшь егет өчен бик каты дип саный һәм аны шикаять итәргә җыена.

Тикшерү мәгълүматынча, Марат Мосыйфуллин Телеграмда "Татарлар чаты"нда торган һәм шунда урысларга каршы фикерләр язган.

Тулырак 👉монда укыгыз.
Azatlıq Radiosı
Бүген — Шүрәле, иртәгә Тукай исеме белән акча эшләрләрме? Шүрәле — милләт мирасы, аның белән аерым кешеләр кесә калынайтырга тиеш түгел дип саный Азатлык Радиосы сораштырган белгечләр. Мондый хәлнең барлыкка килүендә алар Татарстан мәдәният министрлыгы белән…
Татарстанда "Су анасы" патентына бәйле беренче мәхкәмә утырышы үткән

Бүген, 4 февральдә Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсендә татар әкиятләре каһарманнары исемнәренә тауар билгеләрен теркәү белән бәйле беренче мәхкәмә утырышы үткән.

Утырышта "Национальные игрушки"ның гаризасы каралган. Ширкәт "Су анасы" дигән исемне кулланган өчен "Әкият" театрыннан 10 мең сум компенсация таләп итә.

Бу эшкә өченче затлар буларак Татарстан мәдәният министрлыгын һәм Татарстан интеллектуаль милек агентлыгын җәлеп итәргә килешкәннәр. Киләсе утырыш 4 мартка билгеләнгән.

Былтыр октябрь башында "Әкият" дәүләт курчак театры мөдире Илгиз Зәйниев театрдан Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр һәм башка татар әкиятләре каһарманнарын кулланганы өчен 500 мең сум акча каерырга маташалар диде.

"Национальные игрушки" ширкәте Су анасы, Камыр батыр, Шүрәле, Казан ханбикәсе, Кар кызы кебек сүзләргә патент алган булып чыкты. Бу татар әкиятләре каһарманнарының исемнәре тауар билгесе буларак теркәлеп үзләштерелгәне ачыкланды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Башкортостанда ике полиция хезмәткәрен көч кулланган һәм акча белән хәрәмләшкән өчен хөкем итәчәкләр

Башкортстанда Стәрлетамак полиция бүлекчәсенең элекке җитәкче урынбасары Юлиан Ямлеханов белән җинаять эзләве җитәкчесенең элекке урынбасары Андрей Семенов вәкаләтләрен арттыруда һәм зур күләмдә акча белән хәрәмләшүдә гаепләнә.

Алар бер җинаятьнең шаһите булган ирне кыйнаганнар, аңа син бу җинаятьтә катнашучы булып торасың дигәннәр, соңрак җинаять эзәрлекләвеннән азат итәбез дип акча сораганнар. Акчасы булмагач, машинасын саттырганнар.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Юрийның бакчасында — Русия ташлаган бомбадан чокыр.

Тынычлык урнашканчы йөзләрчә еллар узачак, дип сөйли Сумы өлкәсендә яшәүче фермер. Сумы өлкәсе Русиянең Курски өлкәсенә терәлеп тора.

Шушы өлкәнең авылларыннан видео тәкъдим итәбез.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам итә, бу сәгатькә дөньяда ниләр булган, шулар хакында кыскача.

🔸Кичә кич Швециянең Эребру шәһәрендәге мәгариф үзәгендә атыш булган. Бу - өлкәннәр белем ала торган бина. Атыш аркасында кимендә 10 кеше һәлак булган, алтыдан күбрәк кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу Швеция тарихында иң куркыныч җинаять дип аталды.

🔸 Краснодар краенының Новомински бистәсендә нефтебазада янгын чыккан. Җирле хакимият аңа дрон бәрелгән дип әйтте, янгын сүндерелгән дип ышандыралар.

🔸 Русиянең һөҗүме аркасында Харьков шәһәренең ике районында янгын чыккан.

🔸 Украина президенты Владимир Зеленский, әгәр дә бу бердәнбер хәл итү юлы икән, ул Русия президенты Владимир Путин белән очрашуга әзер булуын белдерде. Моны ул Британия журналистына биргән әңгәмәсендә әйтте. Путин исә моңа кадәр Зеленский легетим президент түгел дип мондый килешүнең мөмкинлеген кире какты.

🔸 Европа берлеге махсус трибуналның өлгесен хуплады. Бу трибунал Украинага карата кылган җинаятьне тикшергәндә кирәк булачак дип аңлата алар. Аны 37 ил хуплаган. Русия моны тәнкыйтьләде.

🔸 Татарстанда газны куллану тәртибен бозуда 1,2 млн сумлык штрафлар салынган.

🔸 Башкортстанда салкынайта башлый, җомга инде температура -20 булачак дип фаразлана. Быел халык кыш җылы килде, яңгырлы дип зарланды.

Әлегә шулар. Бүген дә бергә булыйк.

@azatliqradiosi
📍Аннексияләнгән Кырымда куәт оешмалары вәкилләре биш кырымтатарны тоткарлаган

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе хәбәр итә. Мәгълүматны хокук яклаучы Лутфие Зудиева да раслады.

Кемнәр тоткарланган?

▪️ Эмир Куртнезиров, аңа 29 яшь, агроном, Җадра (Лобаново) авылыннан
▪️ Абибулла Сметляев, Борлак Тама (Новокрымское) авылыннан, дүрт балигъ булмаган бала атасы
▪️ Рустем Мустафаев, Источное авылыннан, өч балигъ булмаган бала атасы.
▪️ Мырзаали Таҗибаев, 44 яшь, пешекче, Кызыл терчек (Яркое Поле) авылыннан
▪️ Бәхтияр Аблаев, Җанкөй районының Манай (Ковыльное) авылыннан

"Алар ишекне бәреп кергән, ирем белән ишетмәдек. Иремне уятканнар, мин исә өйдәге тавышлардан уяндым. Тентү үткәрү турындагы карарны укыдылар да, тенти башладылар. Ахырдан иремне озакка алып китәчәкләрен әйттеләр. Аңа тәһарәт алып, намаз укырга рөхсәт иттеләр. Бөтен документларны җентекләп тикшерделәр, гараждагы машинаны карадылар, чорманы да тикшереп чыктылар. Ирем берни дә имзаламады, адвокат килгәч аңлатмалар бирермен диде"

Дәвамы 👉 монда.

@azatliqradiosi
Оренбурда янгында 50 сыер, 40 сарык янып үлгән.

Көлмә авылындагы фермер хуҗалыгында янгын чыккан. Сәбәбе төнлә караусыз калдырылган мич була ала диелә.

Абзарда 50 сыер, 40 сарык булган, аларны чыгарырга өлгермәгәннәр, алар янып беткән.
Көн язмасы. "Хөкем карары бик кырыс". Татарстанда тагын бер кеше Телеграмда язган сүзләре өчен җәза алды

4 февральдә 18 яшьлек Казан студентның кулга алынуы билгеле булды. Ул Телеграмның ябык бер чатында урыс милләте кешеләренә каршы фикер белдерүе өчен 2,4 елга гомум тәртипле колониягә хөкем ителде. 

Сүз Марат Мосыйфуллин турында бара. Аны 2023 елның көзендә тоткарлыйлар һәм читкә китмәү шарты куялар.

Аннары мәхкәмә була. Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе Мосыйфуллинны "дошманлык һәм нәфрәт уятуда" һәм Русия дәүләт байрагын мәсхәрә итүдә гаепле дип таный һәм ике ел да биш айга гомум тәртипле колониягә ябу карары чыгара.

Утырыш ябык тәртиптә уза. Маратны мәхкәмә залында ук кулга алалар.

Ни дип әйткән тикшерүчеләр? Мәхкәмәгә җәлеп ителгән шаһитләр ни дип сөйләгән?

Студент ниләр эшләгән һәм аны ничек тотканнар? Ни өчен бу хакта әле генә билгеле булды?

Татарстанда башка очракларны да искә алдык, бу эшләр бер-берсенә охшаш. Бу тарих турында да, егет турында да бәйнә-бәйнә яздык.

👉
Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

#Татарстан

@azatliqradiosi
Бер ел эчендә Русиядә экоактивистларга басым ясауның 95 очрагы теркәлгән

Русиядә экоактивистларга басым ясауның очракларына "Кедр" басмасы игътибар иткән.

Белгечләр исәпләвенчә, бер ел эчендә Русиянең 27 төбәгендә 72 экоактивист, 15 активистлар төркеме һәм биш экологик оешма басымга дучар булган. Күпчелек очраклар Башкортстанда экоактивист Фаил Алсыновны эзәрлекләүләренә каршы үткән протестлар — "Баймак эше" белән бәйле.

Биш экоактивистка җинаять эшләре ачылган һәм аларны утыртып куйганнар, бер кешене мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр.

Тулырак укыйм дисәгез, бу 👉 сылтамага басыгыз.
Татарстан фәннәр академиясе аспирантларга ничә сум түли дип уйлыйсыз?

Татарстан фәннәр академиясендә аспирантларга аена бары 7,5 мең сум түләнә. Бу санны бүген Академиянең президенты Рифкать Миңнеханов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

Татарстанның югары уку йортларын исәпкә алып, былтыр 27-29 яшьләр арасында аспирантурада укучыларның саны арткан. 2023 елда — 760 кеше белем алса, 2024 — 854-кә җиткән.

Татар теле турында нинди сүзләр кузгатылган? 👉 Монда яздык.

#Татарстан

@azatliqradiosi
2024 елда Русиядз полиция бүлекчәләрендә, вакытлыча тоту һәм тикшерү изоляторларында, махсус тоту урыннарында, мәхкәмәләрдә һәм тоткарланган вакытта кимендә 50 кеше үлгән.

Моны медиада чыккан хәбәрләргә һәм дәүләт оешмалары хәбәрләренә таянып, "Вёрстка" басмасы исәпләп чыгарган.

Үлүчеләрнең 47се — ир-ат, өчесе хатын-кыз диелә. Шуларның 20се тишкерү изоляторында, унысы — полиция бүлекчәләрендә, бишесе — вакытлыча тоту изоляторында үлгән. Бишесе — тоткарланганнан соң яки тикшерү изоляторыннан хастаханәләргә китергәч, дүртесе — тоткарлаган чакта, өчесе — куәт оешмалары вәкилләренең машиналарында, берсе — киемсез килеш суыкта полиция машинасыннан төшереп калдырылгач, берсе — тоткарланганнан соң ашыгыч ярдәм машинасында һәм тагын берсе мәхкәмәдә җан биргән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
Оренбурдагы СИЗОда “Баймак эше” нигезендә утыручы башкортларга туганнары белән үз туган телендә хат алышуны тыйганнар.

Бу хакта “Аспекты мнений” басмасы баш мөхәррире Руслан Вәлиев белдерде. Аңа әлеге шикаять хакында тикшерү изоляторында утыручыларның адвокатлары хәбәр иткән.

— Конституцияне һәм хәтта тикшерү изоляторлары эшчәнлеген көйләүче кануннарны бозып, изолятор идарәсе Баймак тоткыннарына туган башкорт телендә туганнары белән хаты алышуны тыя, дигән мәгълүматлар килеп ирешә. Әгәр дә тел берәр төбәктә дәүләт теле булып торса, ә башкорт теле дәүләт теле санала, шәхси хат алышуда аны куллануга беркем дә комачаулый алмый, дигән нормативлар бар, — диде ул.

Сәясәт белгече Николай Евдокимов моны СИЗОның башбаштаклыгы дип саный. “Алар үз гамәлләре өчен җавап тотмаячагын аңлый”, шуңа да канунны үтәми дип сөйләде ул “Аспекты мнений” басмасына.

Шул ук вакытта Евдокимов моны дәүләт сәясәте дип атамый.

“Моны системлы сәясәт дип әйтер өчен мондый очракларның күбрәк булуы кирәк”, диде ул.

@azatliqradiosi
❗️Бүген, 5 февральдә Русия һәм Украина "150гә 150" исәбе белән әсирләр алмашкан.

"Хочу найти" проекты хәбәр итүенчә исемлектә Башкортстаннан да 3 кеше бар.

Әсирләр алмашы турындагы сөйләшүләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арадашчылыгы белән барган. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский әйтте.

Аның сүзләренчә, кайбер хәрбиләр әсирлектә ике елдан артык булган.

Алмашу турындагы хәбәрне Русия саклану министрлыгы да раслады. Русия хәрбиләрен Беларуска чыгарганнар.

@azatliqradiosi
Кемерово һәм Новосибирски өлкәләрендә Украинага каршы сугышудан баш тарткан яки хәрби бүлекчәләрен үзбелдекләнеп калдырып киткән хәрбиләр өчен лагерьлар оештырылган.

Мондый лагерьларда утыручыларны кабат фронтка җибәрергә мөмкиннәр. Юрга бүлгесендәге хәрбиләр әйтүенчә, аларны сугышка конвой астында, йөк ташый торган вагоннарда алып китмәкче булалар. "45нче елдагы кебек", ди хәрбиләр.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❗️Бүген, 5 февральдә Чаллы шәһәре мәхкәмәсендә татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга каршы ачылган җинаять эше белән бәйле чираттагы утырыш узган.

Мәхкәмә утырышына Казан, Әлмәт һәм Алабугадан да вәкилләр килгән. Бу хакта үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркемнең Telegram-каналында хәбәр ителде.

Утырышта прокуратура вәкиле Әһлиуллинны "урыс теленә һәм халкына карата милләтара дошманлык һәм нәфрәт уятуда", татар дәүләтчелегенең тарихи фактларын бозуда гаепләүче фактлар, документлар укыган. Бу материаллар белгечләр ясаган нәтиҗәгә нигезләнгән.

Зиннур Әһлиуллин исә тарихчылар һәм лингвистларның нәтиҗәсе белән килешмәгән, бәйсез белгечләрнең өстәмә экспертиза ясавын сораган.

Киләсе мәхкәмә утырышы 13 мартта булачак диелә.

🔹Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.

@azatliqradiosi
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 6нчы февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹
Төнлә Русиянең Ростов һәм Әстерхан өлкәләрендә дроннар бәреп төшерелгән дип белдерә Русия түрәләре.

🔹Панама хакимиятләре АКШ корабларыннан Панама каналы аша узган өчен түләүне алмаска булганнар — ул хакта АКШ Дәүләт департаментының матбугат хезмәте хәбәр итә. Моңарчы АКШның хәзерге президенты Доналд Трамп Панама Америка корабларыннан артык күп акча каера һәм Панаманы кире АКШ контроленә күчерергә кирәк дип белдергән иде.

🔹АКШ президенты Трамп трансгендерларга хатын-кыз ярышларында катнашуны тыя торган указны имзалаган. Әлеге документ "Ир-ат спортчыларны хатын-кыз спортына кертергә ярамый" дип атала. "Моннан ары хатын-кыз спорты фәкать хатын-кызлар өчен генә булачак. Хатын-кыз спортына каршы барган сугыш тәмам" дип белдерде Трамп.

🔹Самар өлкәсендә Самар шәһәренең элекке мэры Виктор Тархов һәм аның хатыны Наталья үтерелгән. Бу җинаятьтә түрәнең 30 яшьлек оныгы Екатерина Тархова-Бельская шикләнелә.

🔹Валюталар курсы: $ = 98.06 сум; € = 102.92 сум; ¥ = 13.25 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанның Чистай районында бер айдан соң туристлардан салым җыюны гамәлдән чыгара башлаганнар.

Чистай районындагы Түбән Кондрата авылы турында сүз бара. Җирлек башлыгы "чиркәүдән башка күрсәтер әйбер юк", ди. Чистайның үзендә дә гамәлдән чыгарулары бар. "Район икътисадына бу әллә ни зур кертем бирмәячәк, ә эшкуар өчен бу саллы булырга мөмкин", дигән Чистай районы шурасы идарә башлыгы Равил Мәзгутов.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
2025/02/06 09:50:03
Back to Top
HTML Embed Code: