AZATLIQRADIOSI Telegram 26260
Советлар берлеге таркалуы һәм Ельцинның славян-мөселман дилеммасы

Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов моннан 33 ел элек СССРның таркалуы тирәсендәге вакыйгаларга күз сала, шул чакта тикшерелгән һәм илдәге мөселман халыкларына да бәйле хәлләрне тасвирлый.

"Шушы көннәрдә бик кызыклы һәм моңарчы сирәк кеше генә игътибар иткән бер мәгълүмәткә тап булырга туры килде - сүз ул чактагы Русия (РСФСР) башлыгы Борис Ельцинның АКШ президенты Дҗордҗ Буш белән булган сөйләшүе турында бара. Әлеге сөйләшү Белавежа килешүе алдыннан, аңа 10 көн кала, төгәлрәге 30 ноябрьдә телефон аша оештырылган булган, һәм анда Ельцин Горбачевның Русия, Украина, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Таҗикстаннан торачак яңа Суверен дәүләтләр берлеге оештыру идеясенә каршы чыккан.

Әмма ул вакытка Советлар берлегенең РСФСРдан кала икенче зур республикасы Украинада бәйсезлек игълан итү турында референдумга әзерлек бара, украин җитәкчесе Леонид Кравчукның бар белдерүләре Горбачев тәкъдименә каршы. Шуңа ишарә итеп Борис Ельцин американ президентына, Украинаның яңа берлеккә кушылмавы славян һәм мөселман халыклары арасындагы балансның драматик рәвештә үзгәрүенә китерә ала, без андагы 5 мөселман республикасы тавышына каршы 2 генә славян дәүләте, Русия һәм Беларуснең генә калуына юл куя алмыйбыз", дип белдерә. Үзенең Украина белән мөнәсәбәтләргә күпкә зуррак әһәмият бирүен аңлатып Борис Ельцин: "Урта Азия республикаларын без һаман ашатып кына торабыз, икенче яктан, (аннан янаган) ислам фундаментализмы турында да онытырга ярамый", дигән сүзләр әйтә", дип яза Мөхәммәтов.

Ельциннең шушы сүзләреннән нәрсә аңлашыла? Бу хакта тулырак Азатлык Радиосында укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.
👉Телеграм.

tgoop.com/azatliqradiosi/26260
Create:
Last Update:

BY Azatlıq Radiosı

Share with your friend now:
tgoop.com/azatliqradiosi/26260

View MORE
Open in Telegram

Telegram News

Date: |

Telegram Android app: Open the chats list, click the menu icon and select “New Channel.” A new window will come up. Enter your channel name and bio. (See the character limits above.) Click “Create.” Choose quality over quantity. Remember that one high-quality post is better than five short publications of questionable value. Invite up to 200 users from your contacts to join your channel How to Create a Private or Public Channel on Telegram?
from us

Telegram Azatlıq Radiosı
FROM American