AZATLIQRADIOSI Telegram 26281
Көн язмасы: "Сугыш бетсә, ил эчендәге халыкларның Русия өчен яңа дошманга әверелү куркынычы бар"

2025 елда Татарстан белән Башкортстанны, Русияне ни көтә?

Сәясәт белгече Руслан Айсин Украинадагы сугыш беткән очракта милли республикаларга бер яктан җиңелрәк булырга мөмкин, әмма аларның Русия пропагандасы өчен яңа дошманга әйләнү куркынычы бар дип саный.

Яңа 2025 ел ниләр китерәчәк? Украинадагы сугыш тәмамлана алырмы, бу гади халык өчен җиңеллек китәрәчәкме, Русия икътисады хәлен яхшырта алачакмы? Сугыш нинди шартларда бетә алачак, моның нинди сценарийлары бар?

Бу һәм башка бик актуаль сорауларны сәясәт белгеченә бирдек. Ул Путинның хакимияттән киткәнчегә кадәр хәзерге тенденцияләр дәвам итәчәк, сугыш бетү дә зур үзгәрешләр китермәс дип фаразлый.

Берничә фикер:

▪️ Канкоешлы сугыш дәвам итсә, ике милли республикада хәзерге хәвефле тенденция дәвам итәчәк. Сугыштан ике республикага мәетләр күпләп кайтуы туктамаячак. Башкортстан белән Татарстан югалтулар саны белән Русиядә беренче ике урында бара. Урта яшьтәге, гаиләне, балаларны аякка бастырырга тиеш булган, күпләп эшли алган ир-атларны югалту дәвам итәчәк.

▪️ Татарстан сугыш өчен күп хәрби заказлар ала: боралаклар-очкычлар, Дары заводы һәм башкалар. Сугыш туктаса да, бу заказлар элеккечә дәвам итәчәк дип уйлыйм, өстәвенә, санкцияләр йомшартылса, нефть тармагы да уңышлы үсә алачак. Башкортстанда да охшаш хәл булачак. Сугышның бетүе ике республикага да үзгәреш җилләрен, өметләр алып килә ала.

▪️ Хәзер без 1935-1936 елларда дияр идем. 1932-33тә кече репрессияләр булган, шуннан соң алар көчәйгән, һәм 1937 елларда олы террор башланган. Әлбәттә, репрессияләр сугыштан соң да, 1950нче елларда да булган, алар Сталин үлеме белән генә тәмамланган.

Бүгенге Русиядә 1937 елдагы кебек киңкүләм репрессияләр булыр дип уйламыйм — аларның мәгънәсе юк. Ник дигәндә, хәзер Русия өчен көчле, оешкан оппозиция юк. Хакимияткә дә киңкүләм репрессияләр кирәк түгел, халык болай да бик куркытылган. Хәзер кешене кулга алалар, моны телевизордан күрсәтәләр — һәм кешегә шул җитә.

▪️Сугыш тәмамланган очракта Европа Русиягә санкцион басымны үзгәртергә, йомшартырга тырышачак дип уйлыйм. Чөнки Европа Русиягә икътисади яктан бәйле, Русиядән очсызрак газ-нефть алу Европа илләренә отышлы. Аеруча Германия, Австрия кебек илләр өчен бу мөһим.

Башка сценарийлар да була ала дип саный Айсин. Тулы интервьюны укырга тәкъдим итәбез.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

@azatliqradiosi

tgoop.com/azatliqradiosi/26281
Create:
Last Update:

BY Azatlıq Radiosı

Share with your friend now:
tgoop.com/azatliqradiosi/26281

View MORE
Open in Telegram

Telegram News

Date: |

Image: Telegram. Content is editable within two days of publishing Hui said the time period and nature of some offences “overlapped” and thus their prison terms could be served concurrently. The judge ordered Ng to be jailed for a total of six years and six months. Some Telegram Channels content management tips In handing down the sentence yesterday, deputy judge Peter Hui Shiu-keung of the district court said that even if Ng did not post the messages, he cannot shirk responsibility as the owner and administrator of such a big group for allowing these messages that incite illegal behaviors to exist.
from us

Telegram Azatlıq Radiosı
FROM American