AZATLIQRADIOSI Telegram 26550
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар - шулар хакында кыскача.

🔸Русиянең саклану министрлыгы белдерүенчә, Азак диңгезе өстендә Украинаның "Нептун" ракеты бәреп төшерелгән. Бүтән бернинди дә мәгълүмат юк. Сүз 400 чакрымга кадәр җитә торган канатлы ракет турында бара. Мәсәлән, Украина ягы шул ракет белән "Мәскәү" крейсеры батырылды дип сөйләгән иде.

🔸 Көньяк Кореянең күзләве мәгълүматынча, Төньяк Корея гаскәрләре Русиянең Курски өлкәсендәге сугышта инде катнашмый. Алар гыйнвар урталарыннан ук күренми. Аларның китүе кешеләр арасында күп югалтуларга бәйле була ала, дип яза AFP агентлыгы. Бу хакта моңа кадәр The New York Times та язды.

🔸 Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Мисыр, Иордания Газзәдән кешеләрне күчереп утырту фикеренә каршы чыкты. Мондый тәкъдимне АКШ ясады. Күчереп утырту кешеләрнең тагын да радикальләшүенә һәм тәртипсезлекләрнең артуына китерәчәк дигән бу ил вәкилләре.

🔸 Франциянең журналисты Наташа Рей Русиядән сәяси сыену сораган. Бу хакта аның адвокаты социаль челтәрләрдә язган. Рей Франция президенты Макронның хатынын ир дип атау белән билгеле.

🔸 Казанга якын булган Васильево бистәсендә күпфатирлы йортта янгын чыккан, бер ир кеше һәлак булган.

🔸 Уфа-Самара-Мәскәү маршрутыннан йөрүче тиз йөрешле поезд 2036 елда соң гына ачылырга мөмкин. Моны Куйбышев тимер юл җитәкчелеге әйтте. Әмма бу маршрутта юлчылар саны артса гына мөмкин булачак дип искәрткән алар. Моңа кадәр Уфа белән Казан арасында тиз йөрешле поезд өчен юлны төзү кирәксез, керемсез проект дип бәяләнде.

Әлегә шулар. Безнең белән булыгыз!

@azatliqradiosi

tgoop.com/azatliqradiosi/26550
Create:
Last Update:

BY Azatlıq Radiosı

Share with your friend now:
tgoop.com/azatliqradiosi/26550

View MORE
Open in Telegram

Telegram News

Date: |

Invite up to 200 users from your contacts to join your channel Channel login must contain 5-32 characters SUCK Channel Telegram Administrators In the “Bear Market Screaming Therapy Group” on Telegram, members are only allowed to post voice notes of themselves screaming. Anything else will result in an instant ban from the group, which currently has about 75 members.
from us

Telegram Azatlıq Radiosı
FROM American