tgoop.com/azatliqradiosi/26562
Last Update:
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам итә, бу сәгатькә дөньяда ниләр булган, шулар хакында кыскача.
🔸Кичә кич Швециянең Эребру шәһәрендәге мәгариф үзәгендә атыш булган. Бу - өлкәннәр белем ала торган бина. Атыш аркасында кимендә 10 кеше һәлак булган, алтыдан күбрәк кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу Швеция тарихында иң куркыныч җинаять дип аталды.
🔸 Краснодар краенының Новомински бистәсендә нефтебазада янгын чыккан. Җирле хакимият аңа дрон бәрелгән дип әйтте, янгын сүндерелгән дип ышандыралар.
🔸 Русиянең һөҗүме аркасында Харьков шәһәренең ике районында янгын чыккан.
🔸 Украина президенты Владимир Зеленский, әгәр дә бу бердәнбер хәл итү юлы икән, ул Русия президенты Владимир Путин белән очрашуга әзер булуын белдерде. Моны ул Британия журналистына биргән әңгәмәсендә әйтте. Путин исә моңа кадәр Зеленский легетим президент түгел дип мондый килешүнең мөмкинлеген кире какты.
🔸 Европа берлеге махсус трибуналның өлгесен хуплады. Бу трибунал Украинага карата кылган җинаятьне тикшергәндә кирәк булачак дип аңлата алар. Аны 37 ил хуплаган. Русия моны тәнкыйтьләде.
🔸 Татарстанда газны куллану тәртибен бозуда 1,2 млн сумлык штрафлар салынган.
🔸 Башкортстанда салкынайта башлый, җомга инде температура -20 булачак дип фаразлана. Быел халык кыш җылы килде, яңгырлы дип зарланды.
Әлегә шулар. Бүген дә бергә булыйк.
@azatliqradiosi
BY Azatlıq Radiosı
Share with your friend now:
tgoop.com/azatliqradiosi/26562