AZATLIQRADIOSI Telegram 26620
Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиянең Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәрләренә украин әсирләренә карата рәхимсез булырга һәм аларга көч кулланырга кушылган.

WSJ белешмәләренчә, Петербур һәм Ленинград өлкәсе ФСИНы җитәкчесе Игорь Потапенко оешманың элит бүлекчәләрендә эшләүчеләргә (мөгаен ФСИН махсус көчләре (спецназ) турында сүз бара) килгән әсирләргә карата рәхимсез булырга боерган. Көч кулланулар чикләнми, ә киемгә тагып куела торган камераларны алып атачакбыз, дигән.

Соңрак башка төбәкләрдәге, әйтик Псков, Мәскәү, Бурятиядәге җәзаларны үтәү хезмәтләрендә эшләүчеләргә дә шундый ук күрсәтмәләр бирелгән диелә. Әсирләрне күзәтеп торучы хезмәткәрләрне алыштырып торганнар, алар бер колониядә бер айдан да артыграк калмаган.

WSJ болар турында язганда ФСИНның элекке өч хезмәткәрләренә таяна. Икесе махсус бүлекчә хезмәткәре булган, берсе медицина хезмәткәре. Алар Халыкара җинаять мәхкәмәсе тикшерүчеләренә күрсәтмәләр биргән һәм шаһитләрне яклау системына эләккән. Бу шаһитләрнең сөйләгән сүзләре документлар белән, аларга качарга булышкан кешенең һәм украин тоткыннарының биргән әңгәмәләре белән раслана.

▪️Петербур һәм Ленинград өлкәсе ФСИНы җитәкчесе Игорь Потапенко исә үзе Украинада, Сумы өлкәсендә туган, аңа 53 яшь. Хәрби белеме бар.

▪️Потапенко Петербур һәм Ленинград өлкәсе ФСИН идарәсе белән җитәкчелек иткән чорда медиа һәм хокук яклаучылар төбәктәге изоляторларда һәм колонияләрдә тоткыннарны җәфалау очраклары турында берничә тапкыр хәбәр итте.

@azatliqradiosi

tgoop.com/azatliqradiosi/26620
Create:
Last Update:

BY Azatlıq Radiosı

Share with your friend now:
tgoop.com/azatliqradiosi/26620

View MORE
Open in Telegram

Telegram News

Date: |

Write your hashtags in the language of your target audience. You can invite up to 200 people from your contacts to join your channel as the next step. Select the users you want to add and click “Invite.” You can skip this step altogether. 5Telegram Channel avatar size/dimensions How to Create a Private or Public Channel on Telegram? To edit your name or bio, click the Menu icon and select “Manage Channel.”
from us

Telegram Azatlıq Radiosı
FROM American