tgoop.com/azatliqradiosi/26627
Last Update:
Русия Чехия хакимиятеннән журналист Фәридә Корбангалиеваны экстрадицияләүне таләп итә
Чехия полициясе Фәридә Корбангаливага шундый эчтәлекле хатны күрсәткән. Чех телендәге хатта Русия ягы Чехиядән журналистны бирүне таләп итә.
"Мондый хатның килүе миңа дәрәҗә генә өсти. Димәк Русия минем Путинның җинаять режимына каршы эшләвемне таный. Хатта ни өчен мине Русиягә бирүләрен таләп иткәннәре язылмый. Бу миңа ачылган ике җинаять эшенә бәйледер дип чамалый гына алам. Берсе - террорчылыкны аклау иде, икенчесе - Русия гаскәрләре турында фейклар таратуга бәйле. Икесе дә уйлап табылган эшләр. Чехия мондый мәсьәләләрдә каты тора дип беләм, шуңа Русиягә мине көтәргә туры киләчәк", дигән ул Facebook битендә.
▪️Узган җәй Корбангалиевага каршы терроризмны аклау белән Русия гаскәрләре турында фейклар тарату турында ике җинаять эше ачылды. Аны ят агентлар исемлегенә дә керттеләр. Фәридә Корбангалиеваны халыкара эзләүгә бирделәр.
Журналистны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керттеләр.
▪️Фәридә Корбангалиева Казанда туган. Ул башта Татарстан телевидениесендә эшләде, аннары 2007 елда Мәскәүгә китте, "Россия 1" каналында "Вести" тапшыруын алып барды.
▪️ Ул мәрхүм режиссер Денис Красильников белән бергә "Билгесез сугышның билгесез каһарманнары" дигән документаль фильм төшерде. Бу фильм Беренче Дөнья сугышында татарларның тарихын бәян итә.
▪️ 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң Фәридә Корбангалиева "Россия" каналында эшен туктатты һәм гаиләсе белән Чехиягә күченеп китте. 2018-2021 елларда "Настоящее время" каналында эшләде.
▪️Хәзерге вакытта үзенең YouTube каналын алып бара, Русиянең колонияль сәясәт алып баруы турында да күп сөйли.
@azatliqradiosi
BY Azatlıq Radiosı
![](https://photo2.tgoop.com/u/cdn4.cdn-telegram.org/file/c7MTYvV67mPaMz8zTemjAu4cWVv8hMvE16krVa6G3D4XNFRVu6wL-toFJj4oaWxTfOkibSJfEdCrxsaF_rn9pPpVXk6yO4rc4CjXcPnDYr_Hj_jkmeXKmjpLsviEzjdkgRHnt_SiXgqSb_8DNknscMdUjt_WejDbNgnGBkVnfTMXNkfGuJjfOXd3keksHfUfHYBb3uhxgiDWtmuqcIPoEcJBYgRcEGPRi1PBzXBxdwPri2Kvh0R3LnWalhRlhzuQe0DWjjCCOTj6bC9qDgpvzYNH1jrO_thS4PDedwx8njhf-mO2gY3b_ua5dvKzDud-2g53zG12BSq9xrFIU1-hcw.jpg)
Share with your friend now:
tgoop.com/azatliqradiosi/26627