MEKTUPLER Telegram 1180
Мөһаҗирләрне өйрәнүчеләр мөһим бер төркемгә кирәкле игътибар биреп бетерми. Ул да булса күчә алмаган мигрантлар.

Involuntary immobility (теләк булып та, күченә алмаучанлык) — ул глобализациянең тискәре ягы.

Уйлап карагыз: бүгенге трансмилли дөнья кешегә нинди мөмкинлекләр ача бит! Бүген кеше теләсә кая барып, теләсә кайда җирләшеп яши ала. Болар бөтенесе шулайдыр да, ләкин бөтен шушы мөмкинлекләр турында белә торып та, ояларыннан очып китәм дигәндә генә, зур бер төркем шушы барлык нигъмәтләрдән мәхрүм кала. Болар — китә алмаган мигрантлар.

Шуңа күрә мөһаҗирлек турында сөйләгәндә, ике үзгәрмә зурлыкны истә тотарга кирәк. Берсе — теләк, икенчесе — мөмкинлек. Кызганыч, еш кына бу үзгәрмә зурлыклар бер-берсе белән кисешми. Мәсәлән, эш таба алмаган кешенең күченеп китү теләге эше булган кешенекеннән көчлерәк була. Ләкин яхшы эшләр күп булган илгә виза алу өчен, яхшы түләнә торган эштә эшләргә кирәк.

Кабо-Верде илендә яшәүче бер хатын болай ди икән: «Безнең илебез һәркемгә ачык, ләкин башка илләр безгә ябык». Эшсезлек, акчасызлык, дәүләтләрнең миграциягә бәйле сәясәте, виза чикләүләре — болар барысы да күченеп китүне авырлата. Шулай итеп глобализациянең артып торган «нигъмәтләре» дөньядагы тигезсезлекне тагын да көчәйтә. (Ягъни элек, глобаль дөнья булмаганда, күченеп китү «тамырлардан аерылу» дип саналганда, ул «нигъмәтләр»нең бәясе бик югары булган, шуңа алардан баш тарту җиңел бирелгән. Ә яңа дөньяда бу биииик зур киртәләр генә куя.) Мигрантофобиянең тамырлары да, мәхәтле шушы тирәдәдер.

tgoop.com/mektupler/1180
Create:
Last Update:

BY Мәктүпләр / مكتوبلر

Share with your friend now:
tgoop.com/mektupler/1180

View MORE
Open in Telegram

Telegram News

Date: |

Telegram channels fall into two types: A Telegram channel is used for various purposes, from sharing helpful content to implementing a business strategy. In addition, you can use your channel to build and improve your company image, boost your sales, make profits, enhance customer loyalty, and more. ZDNET RECOMMENDS The optimal dimension of the avatar on Telegram is 512px by 512px, and it’s recommended to use PNG format to deliver an unpixelated avatar. When choosing the right name for your Telegram channel, use the language of your target audience. The name must sum up the essence of your channel in 1-3 words. If you’re planning to expand your Telegram audience, it makes sense to incorporate keywords into your name.
from us

Telegram Мәктүпләр / مكتوبلر
FROM American