tgoop.com/shahrikazan/27230
Last Update:
Бүген тәмле таба ашлары пешерә торган көн! Авызда эри торган алма бәлеше белән сыйлагыз әле якыннарыгызны!
КАМЫР:
🔻250 грамм он
🔻1 чәй калагы камыр 🔻көпшәкләндергеч
🔻100 грамм атланмай
🔻чеметем тоз
🔻2 йомырка сарысы
🔻50 гр шикәр комы
ЭЧЛЕК:
🔻3 алма
🔻50 гр шикәр комы
КРЕМ-СУФЛЕ:
🔻2 йомырка агы
🔻40 гр шикәр комы
🔻каймак – 300 гр
🔻кукуруз крахмалы – 30 гр
1️⃣Онга камыр көпшәкләндергеч, тоз, салкын майны кыргычтан уып салып кул белән уалыйбыз.
2️⃣Шуңа 2 йомырка сарысы, шикәр комы салып камыр ясыйбыз.
3️⃣Камырның өчтән икесен табага кырыйларын күтәртеп җәябез. Калганын өске өлешенә сибү өчен алып куябыз.
4️⃣Эчлек өчен алманы чистартып эре кыргычтан уабыз. (Турарга да мөмкин). Шикәр комы салып болгатабыз. Эчлек әзер.
5️⃣Суфле ясау өчен 2 йомырка агына шикәр комы салып миксер белән агартып күпертәбез. Шуңа кукуруз крахмалы, каймак салып миксер белән җиңелчә болгатабыз.
6️⃣Табадагы камыр өстенә алмалы эчлек, аның өстенә крем салабыз һәм калган камырны сибеп, 180 градуста 35-40 минут пешереп алабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
BY Шәһри Казан / Шахри Казан
Share with your friend now:
tgoop.com/shahrikazan/27230